16+

Ноябрьдә Татарстанда балалар пособиеләрен түләү графигы үзгәрәчәк

Ноябрьдә Татарстанда балалар пособиеләрен түләү графигы үзгәрә, чөнки кайбер даталар ял көннәренә туры килә.

Ноябрьдә Татарстанда балалар пособиеләрен түләү графигы үзгәрә, чөнки кайбер даталар ял көннәренә туры килә.

Бу хакта Россия Социаль фондының ТР буенча бүлеге сайтында хәбәр ителә.

Шулай итеп, 2 ноябрьдә - туган көненнән алып 17 яшенә кадәрге балалар өчен һәм йөкле хатыннарга бердәм пособие, 2023 елның 1 гыйнварына кадәр 1 нче бала тууга (уллыкка алуга) бәйле рәвештә 3 яшенә түләү, шулай ук эшләмәүче ата-аналарга яшь ярымга кадәрге баланы карау буенча пособие киләчәк.

5 ноябрьдә 3 яшькә кадәрге бала өчен ана капиталы акчасыннан ай саен түләнәчәк, ә 8 ноябрьдә эшләмәүче ата-аналар яшь ярымга кадәрге бала карау буенча пособие алачак.

Социаль Фонд бүлегендә билгеләп үткәнчә, түләүләр МИР картасына көн дәвамында башкарыла, шуңа күрә көн азагына кадәр көтәргә кирәк.
 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading