16+

Өч яшьлек бала машинаны суда батырган

Өч яшьлек малай очраклы рәвештә машинаны кабызган, шул рәвешле тимер ат күлгә төшеп киткән, салон эчендә утырган 51 яшьлек бер кеше батып үлгән.

Өч яшьлек малай очраклы рәвештә машинаны кабызган, шул рәвешле тимер ат күлгә төшеп киткән, салон эчендә утырган 51 яшьлек бер кеше батып үлгән.

Бу хакта Байкал арты крае буенча Тикшерү комитеты сайтында хәбәр ителә.

Ведомство мәгълүматлары буенча, 18 июнь кичендә биш кешедән торган компания Кенон күле янында урнашкан ТЭЦ-1 су алу каналы ярында ял иткән. Җирле вакыт буенча 19 сәгатьтә ял итүчеләр инде өйләренә кайтырга җыеналар һәм әйберләрне яр буенда туктап торган машинага җыя башлыйлар.

Бу вакытта машина йөртүче утыргычында утырган өч яшьлек малай очраклы рәвештә автомобильне кабызу ачкычын бора һәм маина кабынып китә. Ул механик тапшыру тартмасы белән җиһазландырылган тимер ат шунда ук суга төшеп киткән. Машина эчендә өч яшьлек баладан тыш, тугыз яшьлек малай һәм арткы утыргычта ике олы ир-ат булган. ТЭЦ-1 каналы шактый тирән булганга, автомобиль минут эчендә су астына китә. Олылар салоннан балаларны коткара алганнар ләкин 51 яшьлек ир-атны судан чыгара алмыйлар. Тикшерүчеләр инде бу хәл буенча эш кузгаткан, машина эчен тикшерү өчен тиешле гамәлләр башкарыла. 

Фото: http://pixabay.com/

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading