16+

Өлкәннәргә ярдәм итү өчен оештырылган "кайнар линия"ләр эшчәнлекләрен дәвам итә

Өч көн эчендә генә дә колл-үзәкләргә һәм консультация пунктларына 411 кеше мөрәҗәгать иткән. 

Өч көн эчендә генә дә колл-үзәкләргә һәм консультация пунктларына 411 кеше мөрәҗәгать иткән. 

Татарстанда социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәкләре каршында оештырылган “кайнар линия”ләр эшләүләрен дәвам итә. Алар коронавирус инфекциясен профилактикалау максатыннан оештырылды.

Белгечләр волонтерларга ялгыз яшәүче  65 яшьтән өлкәннәргә азык-төлек һәм дарулар илтүдә ярдәм күрсәтә. Алар волонтерлар белән бергә мөрәҗәгать итүчеләрнең өйләренә бара. Ихтыяҗ булган очракта мобиль бригадаларны да бу эшкә җәлеп итә.

Республиканың 65 яшьтән өлкәнрәк булган гражданнары Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының "кайнар линия”сенә дә 8 (843) 598–35-98 телефон номеры буенча мөрәҗәгать итеп, гозерен җиткерә ала.

Исегезгә төшерәбез: республикада Бөтенроссия халык фронты (8-800-200-34-11) һәм “Бердәм Россия” сәяси партиясенең төбәк бүлеге (8 (843) 238-10-00) “кайнар линия”ләре дә эшләүләрен дәвам итә.

Өч көн эчендә генә дә колл-үзәкләргә һәм консультация пунктларына 411 кеше мөрәҗәгать иткән. 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading