27 май көнне Тукай районының Бәтке авылында яшәүче 63 яшьлек хатын-кызны эзләү тәмамланган. "Челнинские известия" хәбәр иткәнчә, олы яшьтәге хатын 17 яшьлек оныгының кинәт вафат булуын күтәрә алмаган һәм бер атнадан соң өеннән чыгып киткән.
Туганнарына ул: "Мин бүтән кайтмаячакмын..." дип әйтеп калдырган. 26 май көнне елга ярында хатын-кызның аяк киеме табылган һәм шуннан соң аны коткаручылар һәм водолазлар эзли башлый. ә 27 май көнне аның гәүдәсен очраклы рәвештә яр буенда ял итүчеләр күреп ала.
Әлеге гаилә берьюлы ике фаҗига кичерә. Бер атна элек Чаллыда урамда йөргәндә 17 яшьлек кыз кинәт кенә вафат була. Ул да Бәткедә яшәгән һәм туганнарына кунакка килгән, әмма 21 май көнне урамда йөргәндә көтмәгәндә аның хәле начарлана. «Ашыгыч ярдәм» табиблары кызга берничек тә ярдәм итә алмый. Үлем сәбәбе - кыз 7 яшеннән бирле бронхиаль астмадан интеккән.
Бәтке авыл җирлеге башлыгы Венера Вәлиева сүзләренчә, вафат булган кыз өч балалы, имин гаиләдән."Соңгы кыңгырау"бәйрәменә дә бик әзерләнгән була ул. Кызның әбисе дә алар белән яшәгән, әнә шуңа оныгының үлемен бик авыр кичергән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар