16+

Пенсиягә кагылышлы яңалык

2025 елдан Россиядә пенсияләр яңа кагыйдәләр буенча индексацияләнәчәк.

2025 елдан Россиядә пенсияләр яңа кагыйдәләр буенча индексацияләнәчәк.

Елына бер түгел, ә ике тапкыр. Бу хакта Россия Сәүдә-сәнәгать палатасының "Кеше ресурслары белән идарә итү" база кафедрасы доценты Людмила Иванова-Швец искәртте. 

Түләүләрне арттыруга картлык буенча, туендыручысын югалту һәм инвалидлык буенча пенсия алучылар исәп тота ала. Индексациянең беренче этабы соңгы еллардагы кебек 1 гыйнварда түгел, ә 1 февральдә узачак. 

"Аның күләме үткән елдагы инфляция дәрәҗәсенә бәйле, ул 4,5 процент тәшкил итәчәк", – дип ачыклык керткән Иванова-Швец. Икенче индексация 2025 елның 1 апреленә планлаштырылган.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

4

0

1

1

2

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading