16+

Пенсионерларга өстәмә түләүләр билгеләү тәртибен үзгәртәләр

Россиядә кереме яшәү минимумына тулмаган эшләми торган пенсионерлар пенсиягә региональ социаль өстәмә түләү ала.

Россиядә кереме яшәү минимумына тулмаган эшләми торган пенсионерлар пенсиягә региональ социаль өстәмә түләү ала.

Хәзер аны Социаль фонд түли. Аны һәр төбәкнең хакимияте билгели. РФ Хезмәт министрлыгы бу бурычны тулысынча социаль фондка тапшырырга, шул исәптән аңа өстәмә түләүләр күләмен билгеләргә рөхсәт итәргә тәкъдим итте. Бу хакта «Парламентская газета» ведомствоның закон проектына сылтама белән яза.

Проектны эшләүчеләр фикеренчә, мондый адым ведомстволар арасында социаль өстәмә түләүләр билгеләгәндә үзара хезмәттәшлекне гадиләштерергә мөмкинлек бирәчәк.

Әгәр закон проекты кабул ителсә, Социаль фонд пенсиягә региональ өстәмә түләүне үзе билгеләячәк һәм түләячәк. Өстәмә түләүләр алучыларга яңалык берничек тә тәэсир итмәячәк, дип ышандырды Дәүләт Думасының Хезмәт, социаль сәясәт һәм ветераннар эшләре комитеты әгъзасы Светлана Бессараб.

Чыганак - "Татар-информ"

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading