16+

Пенсионерларны тагын баетырга җыеналар. Кайсыларын?

Пенсионерларга матди ярдәм бирү дәвам итә.

Пенсионерларга матди ярдәм бирү дәвам итә.

Апрель пенсиясе белән аларга 10 мең сум күләмендә акча биреләчәк. 

Пенсия өлкәсендә эксперт Сергей Власов билгеләп үткәнчә, соңгы вакытта олы яшьтәгеләргә бер тапкыр бирелә торган ярдәм хакында еш сөйли башладылар. Икътисадчылар фикеренчә, Хөкүмәт органнары түләүләрне 2022 елның I кварталда югары инфляциянең нәтиҗәләре буенча билгеләргә мөмкиннәр. 

"Бу очракта иң нәтиҗәле механизм ул бер тапкыр бирелә торган түләүләр. Узган көз, Президент Владимир Путин карары нигезендә, пенсионерлар 10 ар мең сум алды",- ди Власов. 

Эксперт билгеләп үткәнчә, кайбер категория пенсионерлар өчен түләүләр инде әзер. Сүз Бөек Ватан сугышы ветераннары һәм инвалидлары хакында бара. Кайбер төбәкләрдә бу сумма 10 мең генә дә түгел. Мисалга Мәскәүдә ветераннарга 9 Май алдыннан 25 әр мең сум пособие түләнелә. 

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading