16+

Пенсиягә кагылышлы яңалык бар

2023 елда пенсияләрне 4,4 процентка индексацияләү планлаштырыла.  Индексациядән соң иминият пенсиясенең уртача күләме 2023 ел ахырына 19 823 сум тәшкил итәргә мөмкин, дип яза “Российская газета”.

2023 елда пенсияләрне 4,4 процентка индексацияләү планлаштырыла.  Индексациядән соң иминият пенсиясенең уртача күләме 2023 ел ахырына 19 823 сум тәшкил итәргә мөмкин, дип яза “Российская газета”.

Бу хакта Соцфонд бюджеты буенча тиешле документларда әйтелә. Картлык буенча уртача иминият түләве эшләмәүче пенсионер өчен тагын да күбрәк артачак – 4,8 процентка (21 862 сумга җитәчәк).

Картлык буенча иминият пенсиясе – Россиядә пенсиянең иң киң таралган төре. Түләү күләме ел саен дәүләт тарафыннан индексацияләнә. Социаль пенсиянең уртача күләме шул ук датага 3,3 процентка артачак - 12 561 сумга кадәр.
Ашыгыч пенсия түләүләренең уртача еллык күләме киләсе елда 2435 сум, 2024 елда – 2622 сум, 2025 елда 2815 сум тәшкил итәчәк. 
Ашыгыч пенсия түләве – пенсия тупланмаларын түләүнең мөмкин булган өч вариантының берсе. Ул уртак финанслау программасы кысаларында тупланма пенсиягә ирекле кертемнәр ясаучылар өчен.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading