16+

Пенсияләрнең ничә сумга артачагы билгеле булды

Эшләмәүче пенсионерларның пенсиясен 1 гыйнвардан арттыралар.

Эшләмәүче пенсионерларның пенсиясен 1 гыйнвардан арттыралар.

Владимир Путин боерыгы нигезендә, Россиядә эшләмәүче пенсионерларның пенсияләре 8,6 процентка индексацияләнәчәк. Бу эшне ул мөмкин кадәр тизрәк башкарырга дип йөкләмә бирде.

Федерация Советының социаль сәясәт комитеты җитәкчесе урынбасары Елена Бибикова сүзләренчә, пенсияләр уртача 1400 сумга артачак.

"Әгәр дә без 5,9 процент индексация хакында сөйлибез икән, ул чагында өстәмә түләүләр 1 мең чамасы булыр иде. Индексация 8,6 процент булганда, бу сумма 1400 сум булачак. Закон буенча индексация 1 гыйнвардан булырга тиеш",- дигән сенатор.

Ягъни, гыйнвар пенсиясен алган гражданнарга индексация акчасы өстәп түләнергә тиеш булачак.

 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Ну че,700 сумга артты,кайда соң ул мең сум артуы,пенсия куп булса,Эйе куп Арта,а кечкенэ булгач ,аз Арта.

    • аватар Без имени

      0

      0

      Шулаи инде эз арта

      Мөһим

      loading