Пермь краендагы мәктәптә коралдан аткан укучы җаваплылыкка тартылмаячак
Пермь краендагы бер мәктәптә утлы коралдан аткан малай җаваплылыкка тартылмаячак.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
Пермь краендагы бер мәктәптә утлы коралдан аткан малай җаваплылыкка тартылмаячак.
Бу хакта РИА Новости агентлыгы хокук саклау органнарындагы чыганакка сылтама белән хәбәр итә.
«Җинаять җаваплылыгы — 16 яшьтән, ә кайбер авыр җинаятьләр буенча 14 яшьтән билгеләнә. Әлеге укучы исә бу яшькә җитмәгән», — дип аңлатты чыганак.
Шул ук вакытта, ул закон бозучының ябык укыту-тәрбия учреждениесенә урнаштырылырга мөмкинлеген искәртте.
Край Эчке эшләр министрлыгында Сарс бистәсендә VI сыйныф укучысының диварга һәм түшәмгә ике тапкыр утлы коралдан атуы хакында элегрәк хәбәр иткәннәр иде. Нәтиҗәдә, бер бала җиңелчә зыян күргән. Директор малайның утлы коралын алган, аны тоткарлаганнар. Хәзерге вакытта полиция әлеге хәлнең нечкәлекләрен ачыклый.
Бер укучы РИА Новости агентлыгына малайның буллингка дучар ителүе хакында сөйләгән: кайберәүләр аны фамилиясе аркасында үртәгән, ул үч алырга теләгәндер, мөгаен. Шул ук вакытта, ул үсмернең тыныч булуын искәртте.
Әлеге уңайдан ваемсызлык һәм имин булмаган хезмәтләр күрсәтү турында җинаять эшләре кузгатылган. Уку йортында дәресләр башка вакытка күчерелгән. Пермь крае башлыгы Дмитрий Махонин мәктәптә иминлекне тәэмин иткән сак оешмасын тикшерергә кушкан. Якынча мәгълүматлар буенча, каравылчы бала куртка эченә яшергән мылтыкны күрмәгән.
Чыганак: "Татар-информ"
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Вконтактега кушылыгыз.
Вход на сайт
Язмага реакция белдерегез
Мөһим
-
#Шоу-бизнес
Өченче баласын тапкан Рамилә Хәйретдинованың апасы: “Әле бит киченнән генә туй үткәреп кайттылар!”
-
#Язмыш
Бер гаилә тарихы: «Иреннән качып кына оныгын карарга йөрде»
-
#Кыскача яңалыклар
Россиядә машина йөртүчеләр өчен штраф күләмен арттырачаклар
-
#Кыскача яңалыклар
Европа илләре кайбер Россия чит ил паспортларын тыя башлады
-
#Кыскача яңалыклар
Мәскәүдә яшәүче бер мәктәп укучысы БДИда 400 балл җыйган
Комментарийлар