16+

Путин: Төркиягә сәфәренең конкрет сроклары әлегә расланмаган

Эш сәфәре президент графиклары һәм эпидемиологик шартлар мөмкинлек биргәндә булачак, дип билгеләп үттеләр Кремльдә.

Эш сәфәре президент графиклары һәм эпидемиологик шартлар мөмкинлек биргәндә булачак, дип билгеләп үттеләр Кремльдә.

Кремльнең рәсми вәкиле Дмитрий Песков хәбәр иткәнчә, Россия президенты Владимир Путин тарафыннан Төркиягә сәфәренең конкрет сроклары әлегә расланмаган. Ул Россия лидерының Төркия коллегасы Рәҗәп Тайип Эрдоган белән визиты турында килешүен раслады.

- Алар графиклары һәм эпидемиологик шартлар мөмкинлек биргәндә очрашу мөмкин булачак, дип килештеләр. Әлегә төгәл даталар юк, әмма дипломатик каналлар буенча алар вакытында килешенәчәк, - диде Песков жураналистлар белән сөйләшүдә Путин планнарына күзәллау кертеп

Исегезгә төшерәбез, гыйнварда ук төрек лидерының вәкиле Әнкараның Мәскәү һәм Киев арасында "киеренкелекне киметү өчен теләсә нинди рольдә" чыгыш ясарга әзер булуын күрсәтеп, Эрдоган Путин әфәндене Төркиягә чакырды, дип белдергән иде.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading