16+

Песков Путинның махсус хәрби операция өчен җаваплы булган кешеләргә шалтыратуы турында хәбәр итте

Песков: Путин МХО темасы буенча җаваплы кешеләр белән элемтәдә тора

Песков: Путин МХО темасы буенча җаваплы кешеләр белән элемтәдә тора

РФ Президенты Владимир Путин Украинада махсус операция темасына җаваплы кешеләр белән даими рәвештә элемтәдә тора. Бу хакта журналистларга дәүләт башлыгының матбугат сәркатибе Дмитрий Песков хәбәр итте.

Кремль вәкиле билгеләгәнчә, Россия лидеры традицион рәвештә мәгълүмат алуның төрле чыганакларына ия булуны өстен күрә.
— Рәсми докладлар белән бергә, әлбәттә, ул [Путин] даими рәвештә шундый шалтыратулар ясый һәм мәгълүматны турыдан-туры урыннардан ала. Ул һәрвакыт шулай эшләде һәм дәвам итә, элемтә җайга салынган, болар барысы да Президент командасы буенча оператив рәвештә башкарыла, — дип билгеләп үтте Песков.

Шул ук вакытта ул мондый әңгәмәләрнең стенограммаларын бастыру планлаштырылмавын билгеләп үтте. Дәүләт башлыгы мондый сөйләшүләр турында кирәк дип санаган мәгълүматны ача, дип ассызыклады Песков.
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading