16+

Питрәчлеләр дә “тимер атка” атланды

«Татарстан командасы» иҗтимагый инициативасы башлап җибәргән «Сәламәтлек чакрымнары» проекты дәвам итә. Чараны активистлар Татарстанның спорт җиңүләренә багышлады.

Питрәчлеләр дә “тимер атка” атланды

«Татарстан командасы» иҗтимагый инициативасы башлап җибәргән «Сәламәтлек чакрымнары» проекты дәвам итә. Чараны активистлар Татарстанның спорт җиңүләренә багышлады.

Хәзер проектны бөтен республика халкы күтәреп алды. Арча районы ике, Менделеевск дүрт чакрымны велосипедта узды. Ә 6 август көнне Питрәч районы халкы бөтенләй биш чакрым юл үтте. Катнашучылар "тимер атларында" район хакимияте бинасыннан наратлык ураманына кадәр барып җитте. Нарат агачына ышыкланып, физик күнегүләр ясаудан да яхшырак тагын ни бар? Биредә гаилә белән катнашучылар да, хезмәт коллективлары белән килүчеләр дә булды. Иң яшь катнашучыга дүрт, иң олысына 50 яшьләр тирәсе булган.

- Хатын-кыздар яшен сорарга ярамый бит, шуңа да без аны арабызда иң тәҗрибәле велосипедчы дидек, дипломына да шулай дип яздык, - дип елмая Питрәч районы башкарма комитеты яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге җитәкчесе Виктор Курмышев.

Питрәчлеләр алдан, сигез чакрым араны узабыз, дип кызып киткән иде, ләкин җәйге челлә үз кануннарын кертте. Оештыручылар дистанцияне өч-биш чакрымга гына калдырды.

- Безнең халык спортны ярата. Велоузышлар да һәрдаим үткәрелеп тора. Советлар Союзы Геройларына багышланган велохәрәкәт тә үткәрәбез. Мәдәният өлкәсендә эшләүчеләр инде дүрт ел рәттән Әлбәдән авылына сигез чакрым араны велосипедта бара. Дистанцияне узгач алар Советлар Союзы Герое Петр Гаврилов музеена, страус фермасы буйлап сәяхәт итә төрле мәдәни чаралар үткәрә. Җәй буе бездә район халкы арасында мини футбол буенча турнир бара, - диде Виктор Курмышев.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading