16+

Почтальонны үтереп, 900 мең сум пенсия акчасын урлаучыны эзлиләр

Башкорстанда Тикшерү комитеты Кырмыскалы районында почтальонны үтерүче җинаятьчене табарга булышуларын сорап, гражданнарга мөрәҗәгать итә.

Башкорстанда Тикшерү комитеты Кырмыскалы районында почтальонны үтерүче җинаятьчене табарга булышуларын сорап, гражданнарга мөрәҗәгать итә.

Җәзалап үтерелгән хатын-кыз турында хәбәр комитетка 20 август көнне килеп ирешә. РФ Тикшерү комитетының Башкортстан буенча идарәсе "Талау" һәм "Үтерү" матдәләре буенча җинаять эше ача. Бу хакта "Татаринформ" "Башинформ"га сылтама белән хәбәр итә.

Тикшерү фаразы буенча, 20 август көнне 48 яшьлек почтальон Ибраһим разъезы авылына пенсия таратырга чыгып китә. Әмма акчаны халыкка таратмыйча, юкка чыга. Хезмәттәшләре хатын-кызның гәүдәсен авыл янәшәсендә табып ала, аның башы яраланган була. Хезмәттәшләре аның сумкасыннан 900 мең сум акча югалуын ачыклый.

"Җинаятьнең кайбер детальләре билгеле түгел, шуңа тикшерү гражданнардан ярдәм сорый. Нәрсәнедер ачыкларга ярдәм итә алучылар, шулай ук 20 август көнне 7дән 10га кадәр Олы Күл - Кабаково автомобиль юлыннан узучылар безгә мөрәҗәгать итсен иде", - диелә Тикшерү комитеты тараткан хәбәрдә. Телефоннар 8(347) 251-75-07 (Тикшерү идарәсенең дежур часте), яисә 02 (полиция).

"Башинформ" хәбәр иткәнчә, җәзалап үтерелгән почтальонның балигъ булмаган кызы калган. Ул 18 яшенә кадәр Федераль почта хезмәтенең Башкорстан буенча идарәсе тарафыннан материаль ярдәм алачак.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading