16+

Премьер-министр кандидатурасы парламент утырышында тәкъдим ителәчәк

13 апреля 2017, 08:10
779
0
0
Уку өчен 2 минут

Татарстан Премьер-министры кандидатурасын Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов бишенче чакырылыш дәүләт депутатларының XXVII утырышында тәкъдим итәчәк. Бу хакта бүген Татарстан парламенты Президиумы утырышында Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин хәбәр итте.

"Президент АКШтагы рәсми сәфәреннән кайтканнан соң, Премьер-министр кандидатурасы буенча уртага салып сөйләшеп, киңәшләшкәннән соң, кандидатураны Дәүләт Советы утырышының көн тәртибенә кертә алачакбыз. Әлегә Президент тарафыннан имзаланган рәсми документ юк, шуңа да без бу мәсьәләне көн тәртибенә кертә алмыйбыз", - диде Фәрит Мөхәммәтшин.

Мәгълүм булганча, закон тарафыннан Премьер-министр кандидатурасын субъект җитәкчесе, моңа кадәр булган Премьер-министр эшеннән киткәннән соң, 1 ай эчендә тәкъдим итәргә тиеш. Кандидатура бары бер генә булырга мөмкин. Әгәр дә аны парламент вәкилләре хупламаса, Президент башка кешене яки кабат шул ук кандидатураны тәкъдим итәргә хокуклы.

Татар-информ

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading