16+

Президент яңа сөт комплексында булды

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, Кукмара районына баргач, Вахитов исемендәге кооперативның яңа сөтчелек фермасын карады, дип хәбәр итә Президентның матбугат хезмәте.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, Кукмара районына баргач, Вахитов исемендәге кооперативның яңа сөтчелек фермасын карады, дип хәбәр итә Президентның матбугат хезмәте.

1200 башка исәпләнгән сөтчелек комплексы 2015 елда төзелеп беткән. Җитештерүчелектә «Делаваль» фирмасының җиһазы кулланыла. Бу исә бердәм ресурсларны саклау режимында эшләргә мөмкинлек бирә.

Моннан тыш, фермада хайваннарны аерым асрау технологиясен дә керткәннәр. Маллар төрле үсеш чорларында аерым секторда яши. Биредә аларны үсеш үзенчәлекләрен искә алып тәрбиялиләр.

Әлеге вакытта комплекста 16 эшче эшли. Авыл хуҗалыгы кооперативы җитәкчесе Нәфыйк Хөсәенов сүзләренә караганда, бу проект Вахитов исемендәге кооперативта сөт җитештерү күләмен елына 19 мең тоннага кадәр җиткерү мөмкинлеген бирәчәк.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading