Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов кукмаралыларга фатир ачкычлары тапшырды. Районда дәүләт программасы ярдәмендә төзелгән 21 фатирлы йорт ачылды.
Республиканың Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин сүзләренә караганда, 2016 елның август башына алынган мәгълүматлар буенча, республикада 1 миллион 271 мең квадрат метр торак төзелгән. Республикада дәүләт программалары уңышлы эшләп килә. Социаль ипотека программасы буенча 68 йорт куллануга тапшырылган. 2016 елда төзергә планлаштырылган арендалы торактан 22се сафка баскан. Республикада 177 Бөек Ватан сугышы ветеранына йортлар төзү дәвам итә. Быел республика муниципаль берәмлекләре белән килешү кысаларында 81 яшь гаилә торак белән тәэмин ителәчәк.
Авария хәлендәге тораклардан гражданнарны күчерү программасы да нәтиҗәсен күрсәтә. Кукмарада тантаналы рәвештә ачылган әлеге йорт нәкъ менә шул программа нигезендә салынган. Яңа фатирларны Бөек Ватан сугышы ветераны гаиләсе, дүрт ятим бала, шулай ук авария хәлендәге йорттан күчкән 16 кеше алды. Бу өлкәдә Татарстанның тәҗрибәсе җитәрлек. Былтыр гына да 4,5 мең кеше тузган торактан яңа фатирларга күчә алганнар. Программа кысаларында быел тагын 3670 кеше өй туе бәйрәм итәчәк. Татарстанлыларның яшәү шартларын яхшырту максатында, «2030 Стратегиясе» нә кертелгән программалар шактый. Авыл кешеләренең тормышын яхшыртуга йөз тоткан программалар нигезендә сәламәтлек саклау учреждениеләре, фельдшерлык пунктлар, балалар бакчалары, мәктәпләр салына. Әле шушы көннәрдә генә Нурлат районының Русское Богдашкино авылында 200 урынга исәпләнгән яңа мәдәният йорты ачылды.
- Авыл клубларын, фельдшер-акушерлык пунктларын, каты өслекле авыл юлларын төзү, «Чиста су» һәм башка программалар - боларның барысы да шәһәр һәм авыл арасындагы аерманы бетерүне максат итә, - ди тантаналы ачылышта катнашкан Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов. Икътисади кыенлыкларга карамастан, республикада эшләп килүче Президент программасының 30ыннан берсе дә туктап калмады, һәм алар киләчәктә дә эшләүләрен дәвам итәчәк, дип ышандыра җитәкчелек.
Сүз уңаеннан, Татарстан Президенты ярдәмчесе Наталия Фишман Рөстәм Миңнехановка Кукмараның Норма елгасы яры буен күрсәтеп йөрде. Биредә су саклау зонасын төзекләндерү проекты тормышка ашырыла. Бүгенгә җәяү йөрү зонасында эшләр тәмамланган, парк скульптуралары куелган. Киләчәктә спорт белән шөгыльләнү мәйданчыкларын булдыру планлаштырыла. Шул ук вакытта елга рельефы һәм сулыкның биологик составы үзгәрмәячәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар