16+

«Пушкин картасы»н куллану буенча Татарстан лидерлар арасында

Татарстан территориясендә актив рәвештә «Мәдәният» илкүләм проектының «Пушкин картасы» федераль программасы гамәлгә ашырыла.

Татарстан территориясендә актив рәвештә «Мәдәният» илкүләм проектының «Пушкин картасы» федераль программасы гамәлгә ашырыла.

Россия Федерациясе Мәдәният министрлыгы мәгълүматларына караганда, агымдагы елның 1 июленә республикада «Пушкин картасын»а 286 919 кеше ия. Бу потенциаль катнашучыларның 79,41 проценты (барлыгы 361 292 кеше).

Абсолют күрсәткечләр буенча 2024 елның беренче яртыеллыгы йомгаклары буенча Татарстан Мәскәүдән (902 мең катнашучы), Санкт-Петербургтан (549 мең катнашучы) һәм Краснодар краеннан (302 мең катнашучы) гына калышып, 4 урында тора. Катнашучылар өлеше буенча – 3 урында: республиканы Санкт-Петербург (114,2 %), Мәскәү (82,5%) узып китә, бездщн соң Түбән Новгород өлкәсе (76,8 %) һәм Чуаш Республикасы (71,2 %) бара. 

2024 елның 6 аенда Татарстан Республикасында барлыгы 236,8 млн сумлык 624 меңнән артык билет сатылган. Татарстан Республикасы сатылган билетлар саны һәм кергән акчалар күләме буенча Россия төбәкләре арасында 4 урында, Мәскәү шәһәреннән (1,8 млрд сумлык 3 млн билет), Башкортостан Республикасыннан (300,6 млн сумлык 749 мең билет) һәм Санкт-Петербург шәһәреннән (453,5 млн сумлык 626 мең билет) калышабыз. Программада катнашучылар - 14 яшьтән 22 яшькә кадәрге яшьләр.

«Пушкин картасы» программасы федераль бюджет акчаларына театрларга, музейларга, филармонияләргә, кинотеатрларга билетлар сатып алуны күздә тота. 2024 елда Пушкин картасының Номиналы 5000 сум тәшкил итә.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading