16+

Путин авыл клублары эшчәнлеге белән кызыксына

Россия Президенты Владимир Путин хөкүмәт әгъзалары белән авылларда мәдәният йортлары эшен камилләштерү буенча фикер алышкан. Кайбер идеяләр дәүләт башлыгын кызыксындырган, дип яза "Татар-информ".

Россия Президенты Владимир Путин хөкүмәт әгъзалары белән авылларда мәдәният йортлары эшен камилләштерү буенча фикер алышкан. Кайбер идеяләр дәүләт башлыгын кызыксындырган, дип яза "Татар-информ".

Фикер алышуда мәдәният министры Мединский авылларда мәдәният йортларының гаилә белән ял итү урыны итеп күзаллавын җиткергән: «Зур залда зур телевизордан авыл ир-атлары бергә җыелышып, хоккей карый алыр иде", - дип тәкъдим иткән.

"Бергә күңелле, билгеле. Тик ни өчен ир-атлар гына?" - дип гаҗәпләнә Путин. "Дмитрий Анатольевич, тәрбия эшләре үткәрегез!" - дип елмаю белән мөрәҗәгать иткән ул премьер Медведевка.

Мединский Президентка министрлыкта типовой проектлар барлыгын һәм анда "дус кызлары белән серләшү өчен хатын-кызларга" да урын каралганлыгын, зур китапханә, балалар белән шөгыльләнү өчен хореография, гимнастика заллары булачагын җиткергән.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading