16+

Путин һәм башка илләр лидерлары Билгесез Солдат каберенә чәчәкләр салдылар

Трансляция Кремль телеграмма-каналында алып барылды.

Трансляция Кремль телеграмма-каналында алып барылды.

Россия Президенты Владимир Путин Мәскәүгә Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгын бәйрәм итүгә килгән чит ил дәүләтләре лидерлары белән бергә Александров бакчасындагы Билгесез Солдат каберенә чәчәкләр салды.

Кызыл мәйданда хәрби парад тәмамланганнан соң Россия Президенты Владимир Путин Александр бакчасында Билгесез Солдат каберенә чәчәкләр салды.

Тантанада шулай ук Мәскәүгә бәйрәм чараларына килгән башка илләр лидерлары: президентлар катнашты.

Чәчәкләр салганнан соң, һәлак булган сугышчыларны бер минут тынлык белән искә алдылар, дип хәбәр итә Кремльнең матбугат хезмәте.

Искәртеп үтәбез, Кызыл мәйданда Җиңү Парадында 10 меңнән артык кеше катнашты, шул исәптән – Украинада махсус хәрби операциядә катнашкан хәрбиләр дә. Путин Россия халкына мөрәҗәгать итеп, Россиягә каршы бүген кабат сугыш башланды, дип белдерде, илнең яңа сынауларны җиңәчәген әйтте.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading