16+

Путин һәм Эрдоган Казандагы БРИКС саммитында газ «хабы» турында фикер алышачак

Бу хакта РФ Президенты администрациясенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Бу хакта РФ Президенты администрациясенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин һәм Төркия Президенты Рәҗәп Тайип Эрдоган 22-24 октябрьдә Казанда узачак XVI БРИКС саммитындагы сөйләшүләр барышында Төркия территориясендә халыкара газ «хабы» булдыру проекты турында фикер алышырга планлаштыралар.

Белдерүдә Россия һәм Төркия арасында газ өлкәсендә нәтиҗәле хезмәттәшлек җайга салынган диелә. Аерым алганда, Кара диңгез төбеннән уза торган «Зәңгәр агым» һәм «Төркия агымы» торбаүткәргечләре уңышлы эшли. Алда торган очрашу кысаларында дәүләт башлыклары шулай ук бу юнәлешне алга таба үстерү мөмкинлекләрен караячак.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading