16+

Путин: Казанда яшьләрнең очрашуы Ислам хезмәттәшлеге оешмасы илләре һәм Россия арасында үзара аңлашуны ныгытачак

Казандагы Глобаль яшьләр саммитында төрле илләрдән килгән яшьләр сәясәтен тормышка ашыру өчен җаваплы кешеләрнең очрашуы ИХО илләре һәм Россия арасында яңа элемтәләрне ныгытуга хезмәт итәчәк. Бу хакта Россия Президенты Владимир Путин үзенең сәламләү сүзендә белдерде. Дәүләт башлыгы исеменнән хатны Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов укыды.

"Ислам дөньясы дәүләтләре көн тәртибендәге күп кенә актуаль мәсьәләләрне хәл итүдә, гаделрәк, демократик тәртип төзүдә безнең традицион партнерларыбыз булып тора. Шунысы мөһим, мондый конструктив күппланлы хезмәттәшлеккә яшьләр күбрәк җәлеп ителә. Һичшиксез, Казанда яшьләрнең очрашуы безнең илләр халыклары арасында үзара аңлашуны һәм ышанычны ныгытуга ярдәм итәчәк", - дип белдерде ул.

Казанга дистәләгән илдән йөзләгән делегат килде. Алар арасында эчтәлекле дискуссияләр үткәрү, социаль һәм мәдәни өлкәләрдә, технологик инновацияләр һәм эшмәкәрлек өлкәсендә уртак эшне дәвам итү өчен перспективалы проектларны билгеләү бурычы куела, дип билгеләп үтте Путин.
 
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading