16+

Путин: Көнбатышка, хәтта шалкан сорап та Россиягә мөрәҗәгать итәргә туры киләчәк

Россиядә уңышның күләме Европа күрсәткечләреннән күпкә югарырак. Бу хакта пәнҗешәмбе көнне президент Владимир Путин РСПП съездында чыгыш ясаганда белдерде.

Россиядә уңышның күләме Европа күрсәткечләреннән күпкә югарырак. Бу хакта пәнҗешәмбе көнне президент Владимир Путин РСПП съездында чыгыш ясаганда белдерде.

Дәүләт башлыгы билгеләп үткәнчә, көнбатышта яшәүчеләргә салатлар урынына шалкан ашарга тәкъдим иткәннәр, әмма әлеге яшелчәне сатып алу өчен дә Россиягә мөрәҗәгать итәргә туры киләчәк.

"Шалкан сорап та безгә мөрәҗәгать итәргә туры киләчәк бит-бездәге уңыш дәрәҗәсе Европадагы күршеләребездәге күрсәткечләрдән күпкә югарырак. Дөрес, бу аларның гаебе түгел, ә һава шартлары, әмма безнең ашламалардан башка гына аларга эшләү авыр булачак", — дигән Россия лидеры һәм шуның белән бәйле рәвештә: "Кешегә чокыр казыма, үзең төшәрсең" дигән мәкальне китергән. 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading