16+

Путин кораллы көчләрнең өйрәнүләрендә катнашачак

19 февраль көнне Россия президенты һәм Россия кораллы көчләренең Башкомандующие Владимир Путин җитәкчелегендә планлы өйрәнүләр узачак, дип хәбәр итә Оборона министрлыгы.

19 февраль көнне Россия президенты һәм Россия кораллы көчләренең Башкомандующие Владимир Путин җитәкчелегендә планлы өйрәнүләр узачак, дип хәбәр итә Оборона министрлыгы.

Өйрәнүләрдә һава-космик көчләре, стратегик билгеләнештәге ракета гаскәрләре, Көньяк хәрби округ, Төньяк һәм Кара диңгез флоты җәлеп ителәчәк. Баллистик һәм канатлы ракеталар җибәреләчәк.
Өйрәнүләр "хәрби идарә органнарының, хәрби кораблар экипажларының һәм стратегик ракета йөртүчеләрнең куелган бурычларны үтәүгә әзерлеген, шулай ук стратегик атом-төш һәм атом-төш көчләре коралланышының ышанычлы булуын тикшерү өчен" планлаштырылган.
Россиянең "атом-төш триадасына" стратегик билгеләнештәге ракета гаскәрләре (РВСН), диңгез стратегик көчләре һәм стратегик авиациясе керә.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading