16+

Путин производствода үлү очрагында түләүне арттыру турында канунга кул куйды

 Россия Президенты Владимир Путин җитештерүдә бәхетсезлек очрагы килеп чыкканда иминият түләүләрен ике тапкыр, 2 миллион сумга кадәр арттыру турында канунга кул куйды, тиешле документ хокукый мәгълүматның рәсми порталында бастырылды.

"Закон проекты белән иминият очрагы нәтиҗәсендә иминиятләштерелгән кешенең үлеме очрагында федераль закон үз көченә кергән көннән бирле булган иминият очракларына (җитештерүдә бәхетсезлек очрагы яки һөнәри авыру нәтиҗәсендә иминиятләштерелгән кешенең үлеме) карата 2 миллион сум күләмендә бер тапкыр бирелә торган иминият түләүен билгеләргә тәкъдим ителә", - диелә аңлатма язуында.
Шул ук вакытта, канунда билгеләп үтелгәнчә, РФ Кораллы көчләренең бурычларын үтәүгә ярдәм итүче ирекле формированиедә булу чоры да хезмәт стажына исәпкә алыначак.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading