16+

Путин: “Россия халкының мәнфәгатьләре һәм иминлеге минем өчен барысыннан да өстен булачак”

Владимир Путин ил Президент буларак үз вазифасына керешү тантанасында илебезнең барлык төбәкләрендә яшәүче Россия гражданнарына рәхмәтен белдерде.

Владимир Путин ил Президент буларак үз вазифасына керешү тантанасында илебезнең барлык төбәкләрендә яшәүче Россия гражданнарына рәхмәтен белдерде.

“Геройларыбыз, махсус хәрби операциядә катнашучыларга, Ватан өчен көрәшүчеләр алдында баш иясем килә. Миңа ышаныч белдерүегез өчен рәхмәт белдерәм. Аңлыйм, бу бик зур дәрәҗә, вазифа һәм изге бурыч. Ышаныгыз, алга таба да, Россия халкының мәнфәгатьләре һәм иминлеге минем өчен барысыннан да өстен булачак”, - диде ул. 

Үсеш максатларына ирешүгә юнәлдерелгән озак сроклы планнарны һәм масштаблы проектларны тормышка ашырачагыбызга ышанычын белдереп, илне һәм төбәкләрне үстерү буенча безнең карарлар нәтиҗәле һәм гадел булырга, Россия гаиләләренең тормыш сыйфатын яхшыртырга тиеш, дип ассызыклады Путин.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading