Бу хакта хокукый мәгълүматның рәсми порталында хәбәр ителә.
Чит ил гражданнарын Россия мәктәпләренә кабул итү өчен хәзер аларның Россиядә булуның законлылыгын раслый торган документ, шулай ук рус телен белүгә тестны уңышлы узу таләп ителәчәк. Дәүләт яки муниципаль мәктәпләрдә түләүсез уздырыла торган тест башлангыч, төп һәм урта белем бирүнең мәктәп программасын үзләштерү өчен җитәрлек дәрәҗәдә тел белүне расларга тиеш.
Тест тапшырмаганнар укырга кертелми. Тест үткәрү тәртибен Россия Мәгариф министрлыгы билгели, ә Россия мәгариф күзәтчелеге методик тәэмин итү, материаллар эшләү, бәяләү критерийлары һәм минималь үтү баллын билгеләү өчен җавап бирә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар