16+

Путин Татарстанны инвестицион климат рейтингындагы урынын яхшырту белән котлады

Россия Президенты Владимир Путин Татарстан Республикасын Россия төбәкләренең инвестицион климаты милли рейтингындагы урынын яхшырту белән котлады. Анда республика икенче урынга ия булды. Бу хакта ул Петербург Халыкара икътисади форумында әйтте.

“Традиция буенча инвестицион климат рейтингы лидерларын атап китәргә һәм котларга телим. Болар: Мәскәү, Татарстан, Төмән белән Калуга өлкәләре, һәм  Санкт-Петербург”, - диде дәүләт башлыгы.

Тамашачылар Россия Президентының сүзләрен алкышлап каршы алды. “Мин дә аларны алкышлыйм”, - диде Путин һәм кул чапты.

Татарстан Россия төбәкләренең инвестицион климаты рейтингында үз урының яхшыртты һәм исемлектә икенче урынны алды. Еллык тикшерүнең нәтиҗәләре Петербург Халыкара икътисади форумында әйтелде.

Татар-информ
 
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading