16+

Путинның матбугат сәркатибе Песков: «Бар да сулдан һәм уңнан кычкыра башлады"

Кремльдә фигуралы шуу остасы Камилә Вәлиеваның допинг-пробасы турында Халыкара олимпия комитетының (ХОК) рәсми аңлатмасын көтәргә чакырды, дип белдерде Путинның матбугат сәркатибе Дмитрий Песков.

Кремльдә фигуралы шуу остасы Камилә Вәлиеваның допинг-пробасы турында Халыкара олимпия комитетының (ХОК) рәсми аңлатмасын көтәргә чакырды, дип белдерде Путинның матбугат сәркатибе Дмитрий Песков.

Чәршәмбе, 9 февральдә, Inside the Games Британия порталы Россия фигуристкасы Камилә Вәлиеваның Пекиндагы Олимпия уеннарына кадәр алынган допинг-пробалары турында хәбәр иткән иде.

— Олимпиадада түгел, ә Олимпиада тирәсендә җәнҗал купты. Аны тиешле һәм дөрес мәгълүмат белмәүчеләр таратты. Һәрвакыттагыча, хәлнең асылын белмичә, барысы да сулдан һәм уңнан кычкыра башладылар. Без бу төркемгә кушылмаячакбыз. Монда бердәнбер беренчел чыганак ХОК булырга мөмкин һәм тиеш. Сез ХОК белдерүен ишеттегез, безгә монда нидер сөйләүнең мәгънәсе юк. ХОКка йөз тотабыз, спортчыларыбызга, шул исәптән Вәлиевага да, алтын бүләкләр генә телибез, - дип җиткерә Песковның сүзләрен РИА Новости Спорт.

Олимпия уеннарында команда ярышлары нәтиҗәләре буенча Россия җыелма командасы беренче урынны алды.
Элегрәк Тимераякта шуучыларның Халыкара берлеге (ISU) хәбәр иткәнчә, Олимпиада команда турнирында катнашучылар белән бәйле допингка каршы кагыйдәләрне бозу ихтималының нечкәлекләрен ача алмый.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading