Балага пычак белән 126 тапкыр яра ясалган.
Февраль башында Химки шәһәрендә сыйныфташы пычак белән һөҗүм иткән кызның әти-әнисе 20 млн сум күләмендә компенсация таләп итә. Бу хакта гаиләнең адвокаты Виктория Дергунова РИА Новостига сөйләгән.
7 февральдә Химки шәһәренең 10 нчы лицеенда коточкыч хәл килеп чыккан иде. Биредә бишенче сыйныф укучысы сыйныфташына пычак белән 126 тапкыр яра ясый. 11 яшьлек кызны хастаханәгә салалар, аны могҗиза белән генә коткарып калалар. Хәзер балага берничә операция ясарга тиешләр һәм аңа озак вакытлы реабилитация үтәргә кирәк.
Зыян күргән гаиләнең адвокаты Дергунова билгеләп үткәнчә, әлеге вакыйга факты буенча үтерүгә омтылу һәм ваемсызлык турында ике җинаять эше кузгатылган. Аның сүзләренчә, вакыйга кануннардагы җитешсезлекләр аркасында килеп чыккан, алар укучыларның тәртибе өчен җаваплылык белән бәйле.
Химки шәһәр судына 10 нчы лицейга карата дәгъва тапшырылган. Компенсация суммасы 10 млн кызга һәм аның әти — әнисенә 5 млн сум тәшкил итә. Шулай ук гаилә дәвалану, реабилитация һәм баланың тышкы кыяфәтен торгызу өчен түләүне таләп итә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар