16+

Радио көне белән!

1895 елда Россия физигы Александр Попов беренче тапкыр радио уйлап табуы турында әйтә, радио үзәк аша беренче сеанс та үткәрә. 1945 елның 7 нче маенда СССРда радионы уйлап табуга 50 ел узу датасын бик зурлап бәйрәм итәләр. Шуннан бирле ил җитәкчелеге әлеге көнне ел саен үткәрелергә тиешле радио көне дип...

Бүген радиодан башка тормышны күз алдына да китереп булмый. Заманалар үзгәрә, техник мөмкинлекләр арта бара. Элегрәк иң оператив мәгълүмат чарасы дип саналган радионы бүген тизарада мәгълүмат бирү буенча өстенек алган интернет чыганаклар алыштырса да, кеше барыбер радиодан аерылмый. Машинада барганда, эш арасында, ял иткәндә тыңлый, радио аша туганын бәйрәме белән котлый, төрле бәйгеләрдә катнаша, яңа җырлар белән таныша, соңгы яңалыклар ишетә. Бүген радио өлкәсендә эшләүче барлык коллегаларыбызны бәйрәмнәре белән котлыйбыз! Халыкка якты нур бирүче, мәгънәле, чын татар радиолары күбрәк булсын иде.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading