29 мартта «Казан Экспо» күргәзмә үзәгендә 12 нче Республика ифтары узачак.
Чарага күп кенә гарәп һәм ислам дәүләтләренең илчеләре чакырылган, Берләшкән Гарәп Әмирлекләреннән, Согуд Гарәбстаныннан, Төркиядән, Катардан, Фәләстиннән, Кувейттан һәм Бахрейннан делегация килүе көтелә.
"Быел Республика ифтары «Россия - Ислам дөньясы» стратегик күзаллау төркеме эгидасы астына күчә һәм федераль статус алачак. Рамазан аеның төп вакыйгасы Казанда бөтен республикадан 12 мең мөселманны, шулай ук чит ил илчеләрен һәм консулларын җыячак. Шулай ук Россия төбәкләреннән, шул исәптән Луганск һәм Донецк халык республикаларыннан мөфтиләр килүе көтелә. Үзебезнең катнашучыларны һәм аларның гаиләләрен чакырабыз", - дип өстәде спикер.
Ул шулай ук билгеләп үткәнчә, узган ел тәҗрибәсе буенча быел билетлар электрон булачак. Алар мәчетләр аша таратыла. Теләге булганнар билетларны мәчетләрдә һәм мөхтәсибәтләрдә, «Зәкят» һәм «Ярдам» хәйрия фондларында һәм турыдан-туры Татарстан мөселманнары Диния идарәсендә ала ала. Чакыруларны 48 мөхтәсибәттә алырга мөмкин булачак. Керү урынында аларны кесә телефоныннан яки алдан бастырып күрсәтергә мөмкин.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар