16+

Җәрәхәттән ничек сакланырга?

18-27 гыйнвар көннәрендә республикада урамда алган җәрәхәтләргә каршы профилактик чаралар ункөнлеге уздырылачак, дип хәбәр итә Татарстан Республикасының Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәте.

Кыш җәрәхәтләр саны иң күп булган ел фасылларының берсе. Аларны булдырмас өчен ни эшләргә соң?

  • Табиблар моның өчен иң мөһиме дөрес аяк киеме кияргә кирәк, ди. Үкчәсе 3-4 сантиметрдан зуррак булмаган, табан асты таймый, бармак яннары киң булган аяк киеме кирәк.
  • Таеп егылмас өчен кыска һәм тиз адымнар белән атларга киңәш итәләр. Шуңа да ашыкмыйча йөрергә, барасы җиргә алданрак чыгарга кирәк.
  • Кулларны кесәгә тыгып йөрмәгез, алар таеп киткән очракта балланс сакларга ярдәм итәчәк.
  • Өлкән кешеләргә бозлавыкта тимер аслы, очлы таяк белән йөрергә киңәш итәләр. Аның урынына чаңгы таягы алсагыз да була.
  • Егылганнан соң көчле авырту сизсәгез, аңыгызны югалтсагыз, һичшиксез табибка мөрәҗәгать итегез.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading