16+

«Россия чаңгы юллары»н үткәрү көне билгеле булды

«Россия чаңгы юллары» Казанда 10 нчы февральдә узачак

«Россия чаңгы юллары» Казанда 10 нчы февральдә узачак

Ачык массакүләм чаңгы узышына төрле яшьтәге шәһәр кешеләре кушыла ала, дип хәбәр итә Казан Мэриясе сайты.

10 нчы февральдә Казанда «Россия чаңгы юллары» XLII ачык массакүләм чаңгы ярышы узачак. Тиешле боерыкка Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин кул куйды. Документ республиканың рәсми хокукый мәгълүмат порталында бастырылган.
Турнирда төрле яшьтәге кешеләр катнаша ала. Ярышлар Татарстанда массакүләм физкультура-сәламәтләндерү хәрәкәтен популярлаштыруга юнәлдерелгән.

Узган сезонда «Россия чаңгы юлы»на 21 меңнән артык казанлы кушылды. Төп стартлар дүрт мәйданчыкта, шулай ук Мирный бистәсендәге Чаңгы-биатлон комплексында узды. 3 яшьлек Ренат Фазлыев ярышлардагы иң яшь катнашучы булды, ә 73 яшьлек Владимир Горянкин – иң өлкәне.


 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading