16+

Россия мәктәпләрендә махсус хәрби операция башланган көнне үткәрергә тәкъдим ителә

Чарада укучыларга махсус хәрби операциянең башлану тарихы, аның сәбәпләре, максатлары һәм бурычлары, шулай ук төп вакыйгаларның барышы турында сөйләү күз алдында тотыла.

Чарада укучыларга махсус хәрби операциянең башлану тарихы, аның сәбәпләре, максатлары һәм бурычлары, шулай ук төп вакыйгаларның барышы турында сөйләү күз алдында тотыла.

Дәүләт Думасының мәгариф комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Яна Лантратова ("Гадел Россия – Хакыйкать өчен" партиясе вәкиле ("Справедливая Россия - За правду")) 24 февральне Россия мәктәпләрендә Украинада махсус хәрби операция башлануга багышланган чаралар уздыру тәкъдиме белән Россия мәгариф министры Сергей Кравцовка мөрәҗәгать иткән. Бу хакта ТАСС хәбәр итә.

"Россия мәгариф министрлыгына махсус хәрби операция башлануга багышланган гомуми мәктәп чараларын оештыру программасын әзерләргә тәкъдим ителә. Шулай ук махсус хәрби операция ветераннарын әлеге чараларга мәктәпләргә чакыруны тәэмин итәргә тәкъдим ителә", - диелә документта.

Әгәр дә махсус хәрби операция ветераннарын чакыру мөмкинлеге булмаса, депутат махсус хәрби операция вакыйгаларына багышланган видеороликлар күрсәтергә тәкъдим итә. Лантратова билгеләп үткәнчә, мәктәпләрдә мондый чаралар "МХО башлану көне"дип аталырга мөмкин. Аларда укучыларга махсус хәрби операциянең башлану тарихы, аның сәбәпләре, максатлары һәм бурычлары, шулай ук төп вакыйгаларның барышы турында сөйләячәкләр. Депутат фикеренчә, махсус хәрби операция - җәмгыять үсешенең барлык өлкәләрендә чагылыш тапкан хәзерге Россиянең төп вакыйгасы. "Коллектив Көнбатышның гибрид агрессиясе" шартларында, мәктәп укучыларында патриотизм һәм Ватанга мәхәббәт рухында укытуга һәм тәрбияләүгә аерым игътибар бирергә кирәк, дип өсти ул.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, бүгенге көндә медиакиңлектә махсус хәрби операцияне патриотик позициядән яктыртучы материалларга кытлык бар. Әлеге дефициттан файдаланып, коллектив Көнбатыш илләре Россия Федерациясе белән мәгълүмати сугыш алып бара, көн саен махсус хәрби операция хакында ялган мәгьлүмат тарату белән шөгыльләнәләр, бу яшьләрне патриотик тәрбияләүгә тискәре йогынты ясый, дип белдерә депутат.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading