16+

Россиянең бер төбәгендә гадәттән тыш хәл режимы кертелде

Курск өлкәсе губернаторы вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Алексей Смирнов хәбәр иткәнчә, төбәктә Украина кораллы көчләре һөҗүмнәре аркасында гадәттән тыш хәл режимы кертелде.

Курск өлкәсе губернаторы вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Алексей Смирнов хәбәр иткәнчә, төбәктә Украина кораллы көчләре һөҗүмнәре аркасында гадәттән тыш хәл режимы кертелде.

Ул өлкәнең чик буе районнарында катлаулы оператив вәзгыять саклана, дип өстәде.

- Төбәк территориясенә дошман көчләренең керү нәтиҗәләрен бетерү өчен 7 августтан Курск өлкәсе территориясендә гадәттән тыш хәл кертү турында карар кабул ителде, — дигән Алексей Смирнов РБК басмасына.

Исегезгә төшерәбез, 7 август көнне Россиянең Кораллы Көчләре Украина диверсия разведка төркемнәренең Курск өлкәсе территориясенә керүен булдырмый калды. Артиллерия, авиация һәм БПЛА ярдәмендә дошманны Украина территориясенә чигерә алдылар.

Шулай ук 8 августка каршы төндә Курск өлкәсендә Россия гаскәрләре һәм Украина диверсия разведка төркемнәре арасында бәрелешләр дәвам итте, ләкин Украина көчләренең Россия эченә үтеп керүенә комачауларга мөмкин булды. Россия хәрбиләре һәм чик сакчыларының уртак тырышлыгы белән Украина диверсия разведка төркемнәре җитди югалтулар кичерде: 260ка якын хәрби һәм 50 берәмлек техника, шул исәптән танклар һәм бронетехника юк ителде.
 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading