16+

Россиянең бөтен территориясендә диярлек аномаль җылы һава торышы көтелә

Алдагы биш көндә Россиянең бөтен территориясендә диярлек аномаль җылы булачак. Ерак Көнчыгышның алты төбәге генә искәрмә булып тора. Бу хакта ТАСС Гидрометеоүзәккә сылтама белән хәбәр итә.

Алдагы биш көндә Россиянең бөтен территориясендә диярлек аномаль җылы булачак. Ерак Көнчыгышның алты төбәге генә искәрмә булып тора. Бу хакта ТАСС Гидрометеоүзәккә сылтама белән хәбәр итә.

Илнең төп синоптигы Роман Вильфанд һава температурасы күпчелек территориядә нормадан күпкә югарырак булачак дип сөйләде. Мәсәлән, Красноярск краенда төнлә нибары -15 градус. «Ә 25-28 градуслы салкыннар булырга тиеш», - ди метеоролог.

Россиянең көньягында да аномаль җылы һава торышы хакимлек итә: Краснодарда һава +15..+20 градуска кадәр җылыначак, бу климат нормасыннан 8 градуска югары. Кара диңгез ярында тагын да җылырак булачак, +22 градуска кадәр.

Ерак Көнчыгышта гына хәлләр башкачарак. Магадан өлкәсендә, Якутиядә һәм Хабаровск краенда температура фоны нормадан 2-4 градуска түбәнрәк.


 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

4

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading