16+

Россия 8 ил белән авиаэлемтәне яңарта

Коронавирус аркасында 21 июньгә кадәр Танзаниягә һәм Төркиягә рейслар туктатылды.

Коронавирус аркасында 21 июньгә кадәр Танзаниягә һәм Төркиягә рейслар туктатылды.

10 июньнән Россия Австрия, Люксембург, Ливан, Венгрия, Хорватия, Марокко, Маврикий һәм Албания белән даими авиаэлемтәне яңартачак. Рейсларның яңартылуы үзара килешү нигезендә узачак.

Моннан тыш, 2 июньнән Бөекбритания белән авиаэлемтә яңартыла. Мәскәү - Лондон рейслары атнага өч тапкыр башкарылачак.

Аңа кадәр Россия Президенты Владимир Путин Белоруссия Республикасында самолетлар очуга бәйле үз фикерен җиткергән иде.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading