16+

Россия гимнын җырлыйбыз, ә Татарстанныкын?!.

Россиянең мәгариф министры Сергей Кравцов киләсе уку елында 1 сентябрьдән мәктәпләрдә һәр атнаның Россия флагын күтәрү һәм гимнын җырлау белән башланып китәчәген әйтте.

Россиянең мәгариф министры Сергей Кравцов киләсе уку елында 1 сентябрьдән мәктәпләрдә һәр атнаның Россия флагын күтәрү һәм гимнын җырлау белән башланып китәчәген әйтте.

Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин да бу идеяне хуплады.

- Гимнга, флагка килгәндә, бу дөрес һәм тиешле гамәл. Ләкин, аны лаеклы төстә эшләргә кирәк. Кайда моны тиешенчә эшләп булмаса, әлегә кичектереп тору яхшырак, - диде Владимир Путин “Россия - мөмкинлекләр иле” платформасы күзәтүчеләр советы утырышында.

Дәресләр алдыннан флаг күтәрү тәкъдимен узган ел Владимир Путин белән очрашуда “Артек” тәрбиячесе Вячеслав Антипов керткән иде.

Республикадагы мәктәпләрдә Татарстан гимны да башкарылырмы?

Татарстан Президентының матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова матбугат конференциясендә бу сорауга: "Мәктәп елларында гимн сүзләрен өйрәндек, җырладык, бу - гадәти күренеш иде. Татарстан гимнын да башкаруны республиканың мәгариф министрлыгы педагогик коллективлар һәм ата-аналар белән сөйләшеп хәл итәргә тиеш”, - дип җавап бирде.
 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading