Бүген Казанның "Корстон" комплексында Россия-Индонезия бизнес-форумы ачылды. Биредә Россия белән Индонезия дәүләте арасындагы элемтәләрне ныгыту, хезмәттәшлекне ныгыту хакында фикер алыштылар.
Россия Федерациясе сәнәгать һәм сәүдә министры Денис Мантуров, форумның Россиянең әйдәп баручы төбәкләрнең берсе булган Татарстанда узуын һәм республикада Россия потенциалын югары дәрәҗәдә күрсәтүче предприятиеләр булуын билгеләп үтте. 2016 нчы елга Россия һәм Индонезия арасында товар әйләнешен 5 млрд долларга җиткерергә ниятлиләр. Бүгенге көндә бу ил белән төрле юнәлешләрдә белән хезмәттәшлек итәргә мөмкин. Машина төзелеше, җиңел сәнәгать, химия, фармацевтика өлкәләре әнә шундыйлардан. Денис Мантуров фикеренчә, бигрәк тә югары технологияле товарлар өлешен арттыру зарур.
Киләчәктә шулай ук ике арада туризм мәсьәләсен дә җайга салырга уйлыйлар. Татарстан лидеры Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, Индонезиягә визасыз керү мөмкинлеге Россия туристлары агымын арттырачак.
- Индонезия - халык аеруча күп яши торган мөселман иле. Бер дин һәм тарихи-мәдәни традицияләр безгә бер-беребезне яхшырак аңларга ярдәм итәчәк.Шуңа күрә Индонезиядәге хезмәттәшләребезнең тәҗрибәсе белән танышу безнең өчен яхшы булыр иде, - дип белдерде ул.
Сәүдә-икътисади һәм техник хезмәттәшлек буенча Россия-Индонезия уртак комиссиясе рәистәше Софьян Җәлил исә, үз чиратында, Татарстанны Индонезия эшкуарлары өчен кызыклы төбәк дип атады. Аның фикеренчә, дәүләтара мөнәсәбәтләрне генә түгел, ә халыклар арасындагы элемтәне дә ныгытырга кирәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар