Малай причалдан бозга сикереп төшкән дә ул ярылып, су астына киткән.
Скопировать ссылку
Малай причалдан бозга сикереп төшкән дә ул ярылып, су астына киткән.
Күрәсең, бу айда боз астына китүләр тәмамланмаячак.
24 гыйнвар көнне тагын бер фаҗига турында билгеле булды- миллиардер Станислав Логуновның 8 яшьлек улы Нева акваториясендә боз астына төшеп китеп үлгән. Баланың гәүдәсен эзләүне әле дә дәвам итәләр, саксызлык аркасында үлемгә китерү маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган, дип хәбәр итә РФ Тикшерү комитетының Ленинград өлкәсе буенча тикшерү идарәсе матбугат хезмәте.
Фаҗига 24 гыйнварда килеп чыккан. Ул кичне игезәк туганнар Всеволожск районы Новосаратовка авылында 25 яшьлек апалары белән елга яры буйлап йөргәннәр. Бер мизгелдә хатын игьтибарын читкә юнәлтә, ә малайларның берсе причалдан бозга сикереп төшкән, боз ватылган да, бала су астына киткән.
SHOT телеграм-каналы язганча, апасы энесен коткарырга ташлангач, үзе дә чак кына батмый кала. Хатын-кыз бата башлагач, троска тотынып чыга алган. Баланың гәүдәсен һаман эзлиләр.
Комментарийлар