Безнекеләргә Уеннарда катнашырга рөхсәт итсәләр дә, алар ярышлар дәвамында да төрле түбәнсетүләргә түзеп яшәргә мәҗбүр. Синхрончылар яшәгән йорттан хәтта Россия флагын алып атканнар.
- Һәр яклап безне кысрыклыйлар. Без яши торган йортта Россия флагы эленеп тора иде. Аны иртән торышка җиргә алып атканнар, ертып, төйнәп бетергәннәр иде. Кире элеп куйдык. Ләкин кайтуыбызга ул флаг бөтенләй юкка чыкты. Безне бүләкләгән вакытта да кулдан кысмыйлар, аерып калдыралар. Мондый начар мөнәсәбәтне үз карьерамда беренче күрәм, - дип язган инстаграм челтәрендә синхрончы, олимпия чемпионы (2012) Александра Пацкевич.
Фотолар: instagram.com
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар