16+

Россия сәяхәтчесе яңа рекорд куйды

Россия сәяхәтчесе Федор Конюхов һава шарында Җир шары тирәли очып, тизлек буенча рекорд куйды, дип хәбәр итә ТАСС. Ул 34,7 мең км юлны якынча 11 көн 5 сәгать һәм 31 минутта узган.

Конюховка кадәр мондый очышны бары тик америкалы Стив Фоссет кына башкарып чыккан иде. Ул шушы ук маршрутны 13 көн эчендә узды. Конюхов - җир шарын беренче омтылышта ук очып чыккан беренче кеше. Сәяхәтнең күп өлеше океан аша узды. Старт Австралиядә алынган иде.

Мондый катлаулы сәяхәттән соң Конюхов үзен яхшы хис итә. Улы Оскар Конюхов сүзләре буенча, хәзер әтиләренең бер генә теләге - яхшылап ял итү һәм йокысын туйдыру.

Фото: konyukhov.ru

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading