16+

Россия тарихына басым ясалачак

Мәктәптә тарих дәресләрендә Россия тарихына басым ясалачак. Бу хакта Россия мәгариф министры Сергей Кравцов хәбәр итә.

Мәктәптә тарих дәресләрендә Россия тарихына басым ясалачак. Бу хакта Россия мәгариф министры Сергей Кравцов хәбәр итә.

Аның әйтүенчә, гомуми тарихы һәм Россия тарихы курсларын берләштерү күптән түгел узган мәгариф буенча Дәүләт Советы утырышында хупланган. Хәзерге вакытта яңа дәреслекләр өстендә эш алып барылуын Россия Мәгариф министрлыгы хәбәр иткән иде.

Мәгариф министры хәбәр иткәнчә, 9 нчы сыйныф өчен әзерләнгән «Россиянең яңа тарихы” уку модуле ил тарихының мөһим чорларын үз эченә алачак. Бу XX һәм XXI гасыр вакыйгалары, шул исәптән Бөек Ватан сугышы, махсус хәрби операция, Россия составына яңа төбәкләрне кабул итү. Моннан тыш, өлкән сыйныф укучылары өчен аерым «Россия – минем тарих» курсы кертелә.

 «Элек мәктәптә тарихны өйрәнүдә Европаны үзәкләштерү алымы өстенлек иткән иде, әмма гомуми тарих һәм Россия тарихы фәннәрен берләштерү бу чалышлыкны төзәтергә тиеш. Тарихи мәгариф үзәгендә Россия төп нигез булырга тиеш”, – дип ассызыклады Сергей Кравцов.

Министр искә төшергәнчә, уку елы башыннан илнең һәр мәктәбендә атна саен дәүләт флагы күтәрелә һәм Россия гимны үтәлә торган линейкалар уза, ә дәрестән тыш чараларда дәүләтебезнең тарихы, мәдәнияте һәм гореф-гадәтләре белән бәйле мәсьәләләр карала. «Без федераль дәүләт стандартларын яңарттык, аларда һәр предмет буенча төгәл эчтәлек бирелгән, шул исәптән балаларны рухи, патриотик тәрбияләү, шәхси үсеш ориентирлары бирелгән», – дигән Сергей Кравцов.

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading