16+

Россия туристлары өчен кайсы илләр чикләрен ача?

Яз җитү белән кайбер илләр ковидка бәйле чикләүләрне бетерергә планлаштыра.

Яз җитү белән кайбер илләр ковидка бәйле чикләүләрне бетерергә планлаштыра.

Әлегә Россия халкы Мисыр һәм Төркиядән кала, Куба, Доминикана, Мальдив утраулары, Мексика, Армения, Израиль, Норвегия, Сейшел утраулары, Гарәп Әмирлекләренә ял итәргә йөри ала.

Яз җитү белән Европага “тәрәзә” ачылыр дип өметләнә туристлык агентлары. Испания, Кипр, Греция, Мальорку белән чартер рейслар яңартылачак дигән өмет бар. Кипрга, мисал өчен, 1 марттан ук очарга мөмкин булачак.

Азия дәүләтләре — Кытай, Индонезия, Көньяк Корея, Шри-Ланка да бу җәйдә Россия туристларын кабул итә башлаячак, дип өметләнә экспертлар. Таиланд, Филиппиннарда туристларны акрынлап кертә башлаганнар инде. Ә менә Кытай әле дә ябык.

АКШка килгәндә, монда эләгү өчен визадан тыш тагын “Синофарм”, “Синовак”, “AstraZeneca”, “Johnson”, “Moderna” һәм “Pfizer” вакциналарының берсен ясату таләп ителә. Бу исемлектә Россия вакциналары әлегә юк.

Ә үзебездә җитештерелгән вакцина ясаткан туристлар Куба, Венгрия, Тунис кебек илләрдә ялын уздыра ала.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading