16+

Россия җыелмасы хоккейчылары Дөнья кубогы ярымфиналында канадалыларга оттырды

Олег Знарок шәкертләре Канада командасын җиңеп, хоккей буенча Дөнья кубогы финалына чыга алмады.

Олег Знарок шәкертләре Канада командасын җиңеп, хоккей буенча Дөнья кубогы финалына чыга алмады.

Торонтодагы очрашу Канада хоккейчылары файдасына 3:5 исәбенә тәмамланды.
Россия җыелмасы составында алкаларны Никита Кучеров (29нчы минут), Евгений Кузнецов (37) һәм Артемий Панарин (60) кертте.
Канада командасында уңыш Сидни Кросби (8), Брэд Маршанд (38, 42), Кори Перри (46) һәм Джон Тавареска (50) елмайды.
Канада җыелмасы финалда Европа җыелмасы һәм Швеция командасы арасында икенче ярымфинал матчында җиңүче белән уйнаячак.
Хоккей. Дөнья кубогы. Ярымфинал
Канада - Россия - 5:3 (1:0, 1:2, 3:1)

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading