16+

Россиядә 30 яшьлек балалар барлыкка киләчәк?!

Россия Сәламәтлек саклау министрлыгы балиг булу яшен 21 яшькә кадәр арттырырга кирәк, дигән тәкъдим ясады. Әлеге хәбәр Санкт-Петербург шәһәрендә барган халыкара икътисади форумда яңгырады.

Россия Сәламәтлек саклау министрлыгы балиг булу яшен 21 яшькә кадәр арттырырга кирәк, дигән тәкъдим ясады. Әлеге хәбәр Санкт-Петербург шәһәрендә барган халыкара икътисади форумда яңгырады.

– Иң беренче чиратта безне балаларның 21 яшькә кадәр тәмәке тарту, алкоголь эчемлекләр куллануы борчый. Әлеге үзгәреш яшьләрне ничек тә начар гадәтләрдән арындырыр иде. Бу чара булачак ата-аналарның сәламәтлеге турында кайгырту да әле, - диде Россия Сәламәтлек саклау министры беренче урынбасары Татьяна Яковлева.

Май аенда Сәламәтлек саклау министры Вероника Скворцова да багиглык яшен арттырырга кирәк дигән фикер әйткән иде. Министр сүзләренчә, кеше әле 30 яшенә кадәр бала булып санала.         

 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading