16+

Татарстанга кайсы төбәкне кушачаклар?

Россиядә төбәкләрне берләштерү процессы эшли башлаячак.

Россиядә төбәкләрне берләштерү процессы эшли башлаячак.

Барлыгы илдә РФнең 85 субъектыннан 41 мегатерритория булдыру планлаштырыла. Белгечләр билгеләп үткәнчә, ярлы төбәкне бай төбәккә кушу дотациядәге төбәкнең юкка чыгуына китерәчәк, ә федераль хакимиятләргә  азрак санлы субъектлар белән идарә итү җиңелрәк булачак.

Башта бу проектта РФнең 8 субъекты катнашачак. Бу хакта Ura.ru интернет басмасы хәбәр итә.
Беренче дүрт агломерация билгеләнгән инде, бу: Мәскәү, Петербург, Казан һәм Краснодар.

"Башкала" - Мәскәү һәм Мәскәү өлкәсен берләштерәчәк. "Санкт-Петербург"ка Петербург һәм Ленинград өлкәсе керәчәк. "Краснодар" агломерациясенә Адыгеяның бер өлеше, ә "Казан" агломерациясенә Татарстан һәм өлешчә Марий Эл республикасының Волжск шәһәре һәм Звенигово керәчәк.

Хөснуллин җитәкчелегендә эшләнелүче проектта РФ субъектларының берләшүе төбәкара агломерацияләр төзү рәвешендә алып барылачак, вице-премьер "мегаполислар беренче чиратта үсәргә тиеш", дип аңлатты, чөнки анда "үсешнең иң зур нокталары" тупланган.
"Казан" агломерациясе ике регионны - Татарстан һәм өлешчә Марий Эл республикасын (Волжск һәм Звенигово шәһәрләрен) берләштерәчәк. Бу агломерация халкы тулаем алганда 1,6 млн кешедән артып китәчәк.

Беренче дүрт агломерация мисалында субъектларның бюджет тәэмин ителешендә сизелерлек аерма күрергә мөмкин. Әйтик, Мәскәүнең керемнәре быел 2,6 трлн сум дәрәҗәсендә фаразлана, Мәскәү өлкәсе - 589 миллиард. Санкт-Петербург бюджеты 651 млрд сум, Ленинград өлкәсе - 155,3 млрд сум, Новгород - барлыгы 39 миллиард сум планлаштырылган.

Фото: http://pixabay.com

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading