Россиядә яңа төр юл билгеләре кертмәкчеләр. Шушы көннәрдә премьер-министр Дмитрий Медведев әнә шул хактагы карарга кул куйган. Тиздән юлларда кызыл сигнал урнаштырылган светофорлы секцияләр барлыкка киләчәк. Урамнарда җәяүлеләр өчен кыйгач юнәлештәге юлдан чыгу урыннары эшләү дә күздә тотыла. Элек машина кую урыннары аерым-аерым билгеләнгән булса, хәзер парковка зонасы гына аерым...
Россиядә яңа төр юл билгеләре кертмәкчеләр. Шушы көннәрдә премьер-министр Дмитрий Медведев әнә шул хактагы карарга кул куйган. Тиздән юлларда кызыл сигнал урнаштырылган светофорлы секцияләр барлыкка киләчәк. Урамнарда җәяүлеләр өчен кыйгач юнәлештәге юлдан чыгу урыннары эшләү дә күздә тотыла. Элек машина кую урыннары аерым-аерым билгеләнгән булса, хәзер парковка зонасы гына аерым сызык белән бүлеп алыначак. Моннан тыш, велосипедта йөрүчеләр сукмагы билгесен дә үзгәртү каралган. Чөнки бу билге бер үк вакытта велосипедчылар юлын да һәм велосипедта йөрүчеләр сукмагын да аңлата. Ә аларда йөрү режимы төрлечә. Бу яңалыклар юл йөрүне оештыру эшен тагын да җиңеләятер һәм куркынычсызлык арттырачак дип, билгели хөкүмәт вәкилләре.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар