16+

Рөстәм Миңнеханов ачулы: дәүләт хезмәткәрләренең ришвәт алуы узган ел күрсәткечләреннән 4 тапкырга арткан

Казан Кремледә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә узган Коррупциягә каршы тору буенча эшне координацияләү комиссиясе утырышында ришвштчелек проблемалары турында сөйләштеләр.

Казан Кремледә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә узган Коррупциягә каршы тору буенча эшне координацияләү комиссиясе утырышында ришвштчелек проблемалары турында сөйләштеләр.

Татарстан Президентының коррупциягә каршы сәясәт идарәсе башлыгы урынбасары Иван Гущин сүзләренчә, Татарстанның икътисади мониторинг комитеты уздырган тикшеренүләр республикада көнкүреш өлкәсендәге коррупция проблемасы барлыгын раслый. Әлеге мәсьәлә 2014 елда коррупциягә каршы советта күтәрелгән булган. Бу өлкәдә ике ел буена күп эшләр башкарылган. Мәгариф өлкәсендә сизелерлек нәтиҗәләр бар. "Халык контроле" системасында көнкүреш коррупциясе буенча аерым категория булдырылган. Тик шуңа да карамастан, без кабат бу темага әйләнеп кайтырга мәҗбүрбез, сәсәбе - халыктан килгән мөрәҗәгатьләрнең артуы, дип билгеләп үтте Рөстәм Миңнеханов.

- Дәүләт хезмәтендәге кешеләрнең ришвәт алуы узган елның күрсәткечләреннән дүрт тапкырга артыграк. Алар арасында авыл җирлекләре башлыклары, хезмәт күрсәтү өлкәсендә, мәгариф, сәламәтлек саклау учреждениеләре җитәкчеләре һәм хезмәткәрләре дә бар. Җинаятьләрнең күбесе социаль тәэмин итү белән сәламәтлек саклау өлкәсенә карый. Монда үсеш күрсәткече ике тапкырга артык, - дип ассызыклап үтте Президент.

Сәламәтлек саклау өлкәсенә килгәндә, ришвәт алуның күп очраклары инвалидлык алуга булышлык итүгә, медицина ярдәме күрсәтүгә, хәрби хезмәттән азат итүгә карый.
Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, халыкның медицина ярдәме күрсәтелүдән канәгать булмавы күзәтелә.

- Республика буенча канәгать булуның уртача күрсәткече 47 процентны тәшкил итә. Кайбер хастаханәләрдә бу күрсәткеч өч тапкырга кимегән, - диде ул.

Шунысын да әйтергә кирәк, Татарстан медицина өлкәсенә акчаны кызганмый. Узган елны гына да миллиард сумнар бирелгән. Республикада үлгән пациентларга медицина ярдәме күрсәтү очраклары да булган.

- Монысы инде чиктән ашып китә. Халык һаман акча җыюлардан, көнкүреш өлкәсендәге гаделсезлекләрдән арыды. Муниципаль һәм дәүләт хезмәтләре күрсәтү сроклары сузыла, законсыз рәвештә өстәмә документлар таләп итәләр. Мондый очраклар Чаллыда, Арча, Буа, Югары Ослан, Чүпрәле, Минзәлә, Нурлат һәм Балык Бистәсендә күзәтелгән, - ди Президент.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading